1552 елның 15 нче октябре милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Казан ханлыгының явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуына быел 470 ел булды. Шул уңайдан Югары Табын авылы китапханәсендә "Тарихыбызны белик" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Укучылар халкыбызның Сөембикә-ханбикәнең идарә иткән чор тарихы, Казан ханлыгы хөкемдарларының шәхси тормышыннан кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер- китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" китап күргәзмәсе дә укучыларда зур кызыксыну уятты.