Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Балаларда кечкенәдән китапка мәхәббәт уяту максатыннан,Метрәй авылы китапханәчесе авыл башлангыч мәктәбенә барып, укучыларны яңа китаплар белән таныштырып кайтты. Укучыларга Г.Афзал,Ә.Кари, Ә.Бикчәнтәева китаплары тәкъдим ителде. Балалар өйдә уку өчен китаплар алдылар.