Ак калфаклылар мобилизацияләнгәннәргә җылы оекбаш, бияләй бәйли.

2022 елның 14 октябре, җомга

Татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән «Кайсыгызның кулы җылы» акциясенә Мөслимебез бүлекчәсе актив кушылды.

Ак калфаклыларыбыз җыеннар уздырып мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә җылы йон оекбаш, бияләйләр бәйли.

Чираттагы очрашудан соң гуманитар ярдәм кабул итү пунктына җирле «Ак калфак» оешмасы тарафыннан җыелган 82 пар җылы носкилар һәм 2 пар бәйләнгән бияләй тапшырылды.

Әлеге акциягә кушылып, батыр егетләребезгә, дип җылы носкилар тапшыручы райондашларыбыз бихисап. Шәхси эшмәкәр Алгиз Корбанов, Илһамия - Миргаяз Гиниятуллиннар, Салават - Гүзәлия Шәйдуллиннар, Азат - Алфира Махияновлар, Райхан - Альфинур Якуповлар, Нәсих - Фәния Сафиннар, Резеда Хәсәнова бу эштә үз өлешләрен кертте.

#МЫВМЕСТЕ Бөтенроссия акциясе кысаларында «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте белән берлектә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итүче һәммәгезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез! Батыр ир-егетләребез безнең бердәмлекне күреп, йөрәк җылыбызны тоеп торсыннар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International