Балалар арасында мини-футбол буенча районара ярыш узды

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

9 октябрь көнне Сарман районында мини-футбол буенча 2013-2014 елгы балалар арасында районара ярыш узды. 
Бу турнирда 5 команда көч сынашты. Безнең Мөслимнән "Мирас-2014" елгы малайлар командасы яхшы уен күрсәтеп 3 урынны яуладылар. Шулай ук "Мирас-2014" елгы малайлар командасы 4 урынга лаек булды. Призлы урынга чыккан командаларга һәм иң яхшы уенчыларга кубок, медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Иң яхшы уенчы итеп Мөслимнән Раяз Нуруллин һәм Нурислам Мамбетов билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International