Парк кунаклары өчен сәнгать мәктәбе концерты

2022 елның 7 октябре, җомга
«Курай» паркында Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары hәм укытучлары көче белән концерт программасы күрсәтелде. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәктәптә укучы балаларнын әби-бабайлары өчен театр, җыр, бию, тынлы уен кораллары hәм фортепиано бүлекләре көче белән дәртле җыр-биюләр тәкъдим ителде. Кунакларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенен социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Хафизович котладылар. Концерт карарга килгән Мөслимлеләр өчен кайнар коймак белән чәй табыны да әзерләнгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International