Бүген, 6 октябрь көнне Мөслимнең универсаль спорт залында өлкән буын гаражданнары арасында спартакиада ярышлары узды. Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 5 спорт төре буенча булды: жиңел атлетика (йөгерү),өстәл теннисы, шахмат, шашки һәм дартс уеннары.
Уенның нәтиҗәләрен чыгарып җиңүчеләребез ачыкланды, алар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Өлкәннәрнең оптимизмы, аларның дөрес яшәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге яшьләр өчен үрнәк булып тора. Пенсионерлар тагын бер кат исбатлады: картлык – хөкем түгел, ә файдаланырга мөмкин булган өстенлек. Теләсә нинди яшьтә бәхетле булырга мөмкин!Катнашкан барлык өлкән буын гражданнарыбызга рәхмәт эйтэбез. Һәрвакыт шулай актив булып калыгыз.