Өлкән яшьтәге райондашларыбыз «Тормышка 10 мең адым» акциясенә чыкты.
Өлкәннәребезне башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Марина Бәдретдинова сәламләде.
Кечкенә физкульт минуттан соң, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Россия пенсионерлар берләшмәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов җитәкчелегендә өлкәннәр акциягә старт бирде.
Акциядә катнашучылар скандинавия йөреше белән саф һавада Кояшлы Ык буена сәяхәт кылды.