Өлкәннәр көненә багышланган чара

2022 елның 1 октябре, шимбә

Бүген район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бик матур чаралар узды.

Район ветераннар советы оештырган «Икмәк барсына баш» дип исемләнгән районкүләм бәйгегә йомгак ясалды. 50 дән артык конкурсант үз куллары белән пешерелгән ипиләрен тәкъдим итте. Конкурс кысаларында зур күргәзмә оештырылды. Табыннар сый хөрмәт белән сыгылып торды. Борынгы йолаларны саклап пешерелгән күмәчләр дә биредә улын алуы үзе зур куаныч. Бәйгедә катнашучылар район башлыгының рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән зурланды.

Чара өлкәннәребез өчен концерт программасы белән дәвам итте. Альберт Хуҗин кунакларыбызны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International