“Уйнагыз гармуннар”

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе
Курай паркында “Уйнагыз гармуннар” дип исемләнгән фестиваль үтте. Район мәдәният бүлеге үткәргән әлеге чарада Мөслим сәнгать мәктәбенең баян сыйныфында укучы балалар да катнашты. Әмир Гәбделхаков, Азат Әмиров, Ильдан Муллагалиев (укытучысы Радик Газизов) hәм Илдан Гайсин (укытучысы Рәилә Әхмәтгалиева) уңышлы чыгыш ясадылар. Соңыннан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илзир Мадьяров барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International