Гыйлем бәйрәме

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Курай паркында беренче сыйныф укучылары өчен Гыйлем бәйрәме узды.
Кечкенә укучылар өчен Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган чара районыбызда икенче тапкыр уза.
Балаларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Бадретдинова, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сәламләп изге теләкләрен җиткерделәр.

Музей, "Мизгел" яшьләр үзәге, үзәк китапханә, спорт бүлеге, мөхтәсибәт вәкилләре, ат спорты мәктәбе балаларны төрле мәйданчыкларда уеннар уйнатып, җитезлекләрен, үткерлекләрен, белемнәрен сынадылар.

Бәйрәм азагында барсы бүләк һәм яхшы кәеф һәм яңа белемнәр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International