"Курай" паркында район үзәге мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өчен Гыйлем бәйрәме уздырылды.
Балаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сәламләде. Беренче сыйныф укучылары өчен төрле кызыклы уеннар, мастер-класслар, ярышлар оештырылган иде. "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эстафеталы уеннар уйнаттылар.
Һәр бала да кызыклы уеннарда катнашып бүләк алды.