Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды

Яңа вазыйфага билгеләнүчеләр

11 сентябрьдә Россияда Бердәм сайлау көне үтте. Районда 8 буш округка депутатлар сайланды. Әлеге округларга кергән 1866 кешеген 85% ты (1591 кеше) сайлауда катнашты. 15 сентябрь көнне 5 авыл җирлегендә Сессияләр үтте һәм түбәндәге депутатлар җирлек башлыклары итеп сайландылар.

  • Баланлы авыл җирлеге - Илгизә Гыйльфанова;
  • Варяш Баш авыл җирлеге - Зөлфия Галиева;
  • Мәллә Тамак авыл җирлеге - Рузилә Насифуллина;
  • Михайловка авыл җирлеге - Нажима Ращупкина;
  • Метрәй авыл җирлеге - Илдус Шамгунов.

Гөлсем Миннуллина – гражданнар оборонасы белгече итеп билгеләнде.

Район башлыгы Альберт Хуҗин районда җылыту сезоны башлануны билгеләп үтте. Берничә көн эчендә җылылыкны барлык социаль объектларга да бирү күздә тотыла.

Чыгыш ясаучылар

  1. Урып җыю эшләре буенча - Ренат Валиев;
  2.  Ягулык сезонына әзерлек, коммуналь түләүләр буенча - Дамир Мухаметдинов;
  3. Авыл утлары газетасына 2023 елның 1 нче яртыеллыгына  язылу буенча - Римма Афзалова.

 Актуаль мәсәләләр:

  • Өлкәннәр декадасына әзерлек;
  • Көзге чисталык икеайлыгында актив катнашу;
  • Үзара салым җыю буенча сходларга әзерлек;
  • Үзара салым акчаларына башкарыласы эшләрне контрольда тоту;
  • Төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен контрольдә тоту.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International