Бүген Мөслимдә «Татарстан кроссы - 2022» узды.
Әлеге массакүләм ярышлар районда һәрдаим үткәрелә. Акция шулай ук авыл җирлекләрендә узды. Гомумән алганда, бүгенге чарада да район буенча меңнән артык кеше катнашты.
Бәйрәмне ачып, Альберт Хуҗин спорт сөючеләрне һәм җанатарларны сәламләде һәм спорт яратучы райондашларыбызның елдан-ел артуын билгеләп үтте.
Кросска «Гармония йөгерүе» халыкара факел эстафетасы да кушылды.
Традиция буенча, йөгерешкә район башлыгы җитәкчелегендә хакимият командасы старт бирде. Уннан артык берләшмә команда Мөслим флагы белән 400 шәр метр дистанцияне йөгереп узды.
«Татарстан кроссы – 2022» тагы бер кат мөслимлеләрнең бердәм, тату зур бер гаилә икәнен дәлилләде.