Бүген "Яшьлек" спорт – сәламәтләндерү комплексында «Татарстан кроссы-2022» массакүләм ярышлары узды. Чарада 1350 дән артык кеше катнашты. Алар-район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, районның барлык мәктәпләре укучылары. Кунакларны тулысынча җылыту өчен гомуми зарядка оештырылды. Ярыш башланыр алдыннан Мөслим районы кунаклары - "Гармония йөгерү" халыкара факеллы эстафетачылар мөслимлеләрне сәламләделәр, спорт чарасында катнашучыларга уңышлар теләделәр һәм йөгерү эстафетасына старт бирделәр.