Мөслим районында "Мизгел" яшьләр үзәге активистлары "Игелекуят уят" отряды волонтерлары белән берлектә өмә үткәрделәр. Көзге җылы көн волонтерларны сентябрьнең якты төсләре белән генә түгел, коллектив белән эшләүдә яхшы кәефе белән дә сөендерде.
Район үзәге урамнары көзге яфрактан чистартылды. Өмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, шимбә өмәләрен даими үткәрү традициясе кешеләрне якынайта, ә урамнар чистарак һәм уңайлырак була бара.