9 сентябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә матурлык көне уңаеннан мастер-класс узды.

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

9 сентябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә матурлык көне уңаеннан мастер-класс узды. Аны “Игелек уят” отряды волонтерлары, консультантлар Эльмира Гамирова һәм Инзилә Глусовна үткәрде.
Очрашуны Бөтендөнья матурлык көненә багышладылар, ул ел саен 9 сентябрьдә күп илләрдә билгеләп үтелә, 1995 елдан башлап, 2022 елда аны 28 нче тапкыр үткәрәләр.
Мастер-класста катнашучылар үзләрендә тире төренә һәм торышына туры килгән косметика белән кулланып карадылар, декоратив косметиканың сыйфаты һәм палитра белән таныштылар, үзләренә ошаган продукцияне дөрес куллану буенча квалификацияле тәкъдимнәр алдылар. Вакыт күңелле һәм файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International