Буген, 8 сентябрь көнне, Мизгел яшьләр үзәге белгечләре Тукай мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары өчен “Экстремизмга юк!” декадасы кысаларында “Беслан фаҗигасе” исеме астында класс сәгате үткәрделәр.
«Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Бесланның иң куркыныч фаҗигасе турында сөйләделәр, 1-нче номерлы мәктәп балаларына, ата-аналарына һәм укытучыларына ул куркыныч көннәрне ничек кичерергә туры килгәннәре турында тыңлап, “Жить” клибын карадылар. Беслан фаҗигасе тарихын искә төшергәннән соң, без аның балаларда нинди хисләр тудырганын белдек. «Беслан фаҗигасе» сыйныфтан тыш чара укучыларга «террор», «террорчылык», «террорист» төшенчәләрен аңлатырга ярдәм итте. Әлеге чара терроризмга тискәре караш тәрбияләргә ярдәм иткәндер дип ышанабыз.
Чара балаларга бик ошады һәм алар безне тагын бер кат кунакка чакырдылар.