Елгабаш авылында туып үсеп гомер итүче Сафин Каниф абый Сафа улы 6 сенбярь көнне 90 яшен билгеләп үтте.
Аны олуг юбилее белән район башлыгы Альберт Хузин тәбрикләде, Россия Президенты котлау хатын җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Каниф абый тормыш иптәше Гөлсинә апа белән 3 ул тәрбияләп үстереп олы тормышка аяк бастыралар, 6 онык, 5 оныкчыклары бар.
Юбилярыбыз 70 (!) ел буе авыл хуҗалыгында хезмәт куеп, 80 яшендә лаеклы ялга туктый.
Фидакәрь хезмәте өчен 1973 елны Сафин абыйны КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикърәт Табиев "Знак почета" ордены белән бүләкли. Әлеге бүләккә лаек булу зур дәрәҗә. Райондашыбыз белән чиксез горурланабыз.
Каниф абыйга бүгенгедәй матур, көчле рухлы, исән-имин булып, балаларының кадер хөрмәтендә әле күп еллар яшәргә насыйп булсын!