Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашындагы атналык киңәшмә узды
Киңәшмәдә район җитәкчеләре белән бергәлектә кунаклар да катнышты:
Илнур Сираев -Татарстан Республикасы Гарантия фондының маркетинг һәм үсеш буенча директор урынбасары (“Россия лидерлары” идарәчеләре конкурсының суперфиналисты);
Тимербулат Самерханов – “Мәгариф культурасы" коммерцияле булмаган автоном оешмасы шәхси мәктәбен гамәлгә куючы (“Россия лидерлары” идарә итүчеләр бәйгесенең җиңүчесе).
Альберт Хузин урып-җыю, кызге чәчү күрсәткечләре белән таныштырып узды. Узган атналарда үткән чараларга тукталды, киләсе атналаргамаксат, бурычлар куйды.
Тәбрикләнүчеләр:
Азат Назмутдинов – 55 яшь тулу уңаеннан һәм намуслы хезмәте өчен Мөслим муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы һәм Авыл хуҗалыгы министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Мөнирә Арсланова– 60 яшь тулу уңаеннан һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен Мөслим муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Нәжимә Ращупкина – республика күләм конкурста авыл җирлеге эшчәнлегендә «Электрон хуҗалык кенәгәсе «мәгълүмати-аналитик системасыннан нәтиҗәле файдалану» номинациясендә лауреат булуы уңаеннан «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе дипломы бел ән бүләкләнә;
Айзилә Мөхәмәтҗанова - «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты» номинациясендә лауреат булуы уңаеннан «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе дипломы белән бүләкләнә.
Туган көннәр
Бүген Язилә Мәгаллимова – ЗАГС бүлеге начальнигы туган көнен билгеләп үтә.
Чыгыш ясаучылар
а
Актуаль мәсәләләр: