Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенрәссәй акциясе Мөслим авылының «Мөслим йөрәге» скверында узды.

2022 елның 3 сентябре, шимбә

 3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004 елның беренче сентябрендә Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул чакта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар булган. Өч көн эчендә алар бер тамчы суда да эчә алмадылар.  

Чара шул фаҗигале көннәр истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Аннары сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Бәдретдинова Марина Ранас кызы, коррупциягә каршы сәясәт буенча район башлыгының ярдәмчесе Бәдретдинов Наил Әхтәм улы һәм Мөслим районы иҗтимагый совет рәисе, Мөслим районының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм почетлы гражданины Солтанов Рушат Җәүдәт улы чыгыш ясадылар. Алар барлык җыелучыларны әлеге фаҗигагә битараф калмаска өндәделәр.  Янәдән катнашучыларны акциягә кушылырга һәм су тутырылган касәдән чәчәкләргә су сибәргә һәм символик рәвештә аларны су эчертергә  чакырдылар.

Чара гомуми фото белән тәмамланды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International