1 сентябрь, Белем көнендә «Мизгел» FM радиосына «Карлыгач» балалар бакчасыннан иң талантлы балалар кунак булып килделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар уку елы башлану белән котлап үзләренең матур шигырьләре, шатлыклы елмаюлары һәм яхшы кәефләре белән безнең белән дә уртаклаштылар. Соңыннан аларга Экскурсия оештырылды.
Без барлык балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! Ул яңа белемнәр һәм тәэсирләр, кызыклы һәм шатлыклы вакыйгалар белән тулып торсын.