1 сентябрь - Белем көнендә, илебез, республика һәм районыбыз мәктәпләрендә тәүге дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады.
Районыбыз мәктәпләрендә дә бәйрәм тантанасы узды.Чарада катнашкан районыбыз җитәкчеләре дә укучыларга укуларында уңышлар теләде. Белем бәйрәме концерт номерлары белән үрелеп барды.
Тантаналы рәвештә Дәүләт флаглары күтәрелде.
Хөрмәтле укытучылар! Сезнең тирән белемегез, һөнәри осталыгыгыз укучыларны үз балагыз кебек яратуыгыз, авыр хезмәтегезгә ихлас бирелгәнлегегез хисабына җәмгыятебез алга таба бара. Баланың киләчәге, җәмгыятьтә тотачак урыны сезнең кулларда.
Кадерле укучылар! Сез безнең тормышыбызның дәвамчылары, алмашчыларыбыз! Киләчәк буынга яшьләр тәрбияләү өчен илдә, республикада, район һәм авылларыбызда бар шартлар да тудырылган. Белем үрләренә армый-талмый атлап, безнең буынга лаеклы алмаш булып үсәчәгезгә ышанып яшибез.