Татарстан Республикасы көне белән!

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән ихлас котлыйбыз.

Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме.

Без төбәгебезнең байлыгы, кешеләре, тарихы һәм мәдәнияте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Районыбыз, Татарстан халкы белән бергә, социаль - икътисадый сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала. Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып,  тормыш шартларын яхшыртуга хезмәт итә.

Татарстаныбызның икътисадый иминлеге, матур традицияләрне саклау һәм арттыру, мәдәниятне үстерү һәрберебезнең гражданлык активлыгына бәйле. Әлеге юнәлешләрдә иҗади эшчәнлек алга таба дәвам иттереләчәгенә тулы ышаныч бар. Күпмилләтле районыбыз киләчәккә зур өметләр белән карый.

Татарстан алга таба да чәчәк атсын, ил-көннәребез тыныч булсын. Бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, тынычлык, тотрыклылык, эшегездә уңышлар, бәхет телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International