«Бердәм Россия» көне»

2022 елның 26 августы, җомга

Бүген Мөслим муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Бердәм Россия» көне» узды.

Көн дәвамында «Бердәм Россия» партиясе көне кысаларында Мөслимдә берничә чара үткәрелде. Түгәрәк өстәлләр узды, анда көнүзәк мәсьәләләр каралды. Шул исәптән тар профильле белгечләр тарафыннан халыкка медицина консультациясе һәм кабул итү.

Фәрит Мөхәммәтшин «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдәге беренче сыйныф укучыларына портфельләр, шул исәптән Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевтан 10 портфель тапшырды. Шулай ук җәйге чорда оешма-предприятиеләрдә эшләгән балаларны да бүләкләделәр.

Район мәдәният йортында районның партия активы җыелышы булып узды, анда Мөслим районында «Бердәм Россия» партиясе көненә йомгак ясалды.

Фәрит Мөхәммәтшин мөслимлеләргә республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашканнары һәм аның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International