Мәгариф хезмәткәрләре август конференциясе

2022 елның 26 августы, җомга

"Федераль дәүләт белем бирү стандартларын цифрлаштыру һәм тормышка ашыру шартларында белем бирү сыйфатын арттыру» дип аталган 2022 нче елның мәгариф хезмәткәрләре август конференциясе узды.

Конференция эшендә 700 дән артык кеше катнашты: район башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлегенең әйдәп баручы консультанты Сәхбиева Лилия, «Мәгариф идарәсе» начальнигы Лилия Хәбибуллина, мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, район, авыл җирлекләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре.

Август конференциясенең пленар утырышында педагогик җәмәгатьчелек вәкилләренең докладлары һәм чыгышлары тыңланды. 2021-2022 уку елына йомгак ясалды, яңа елга бурычлар куелды.

Тантаналы өлештә ветеран укытучыларны, эш нәтиҗәләре буенча алдынгыларны хөрмәтләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International