22 август көнне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан велойөреш узды. Мөслимлеләр яратып катнашкан чара бу юлы да райондашларыбызны берләштерде.
Район башлыгы Альберт Хузин Дәүләт флагының бик тә зур әһәмияткә ия булуын, аны безне берләштерүен, көч бирүен билгеләп үтте һәм барча катнашучыны шушы олы бәйрәм белән котлады. Спорт бүлеге активлары белән кечкенә физкульт минут ясап алганнан соң велойөрешкә старт бирелде. Берләшеп Мөслим урамнарын урап кайту һәр катнашучыга уңай эмоцияләр бүләк итте.