22 августта «Мөслим йөрәге» скверында Дәүләт флагы көненә багышланган массакүләм велоузыш оештырылды, старт алдыннан «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре велоузышта катнашучыларның барысына да трикол тасмаларын тараттылар.
Россия флагы Ватаныбызның көчен һәм бөеклеген гәүдәләндерә. Дәүләт символикасының бүген дә барлык кешеләргә - кече яшьтән алып зурга кадәр хөрмәт итүе, үз илең өчен горурлык хисләре уятуы бик мөһим.