Район Башлыгының Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлавы!

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм!

Россия флагы герб һәм гимн белән беррәттән безнең дәүләтчелек символы булып тора. Һәрвакыт ул Ватаныбызның куәтен һәм бөеклеген гәүдәләндерә. Дәүләт символикасының бүген дә барлык кешеләргә – кече яшьтән алып зурга кадәр хөрмәт итүе, үз илең өчен горурлык хисе уятуы бик мөһим.

Легендар триколор күп гасырлык дан белән уратылган, ул бөек җиңүләргә, фәнни ачышларга, мәдәни казанышларга һәм ил тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны үз эченә алган. Ул буыннар дәвамчанлыгын раслый, патриотик рухны ныгыта, төрле милләт һәм халык вәкилләрен берләштерә.

Мөслим районында яшәүчеләр үзләренең хезмәт казанышлары белән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы данын ныгытачаклар һәм яңа, куәтле һәм чәчәк атучы Россия төзелешенә лаеклы өлеш кертәчәкләр дип ышанам.

Кадерле якташлар, сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим. Бу көн безнең илебез хакына куелган максатларга ирешүдә барлык көч һәм ышаныч бирсен! Россия флагы тыныч, бәхетле һәм көчле ил өстендә үссен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International