Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге башлыгы итеп Марат Дәүләтшин билгеләнде.
18 августта ТР буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегенең шәхси составына яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул-полиция подполковнигы Марат Дәүләтшин.
Мөслим районы башлыгы Альберт Хузин яңа җитәкчегә җаваплы вазыйфасында уңышлар, бергә аңлашып Мөслим иминлеге өчен тырыш хезмәт куярга дигән теләкләрен җиткерде.
Марат Дәүләтшин 1989 елда Азнакай районының Сарлы авылында туган. 2008 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Эчке эшләр органнарында 2008 елның августында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең зона оперуполномоченныйлары төркемендә эшли башлый. 2013 елда – Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, 2018 елның июлендә – Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары, 2020 елның февралендә-Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча полиция начальнигы буларак хезмәт куя.