13 август көнне "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Дуслар истәлегенә" багышланган малайлар һәм ир-атлар арасында футбол турниры узды. Турнирны оештыручылар һәм иганәчеләр ягыннан җиңүчеләргә зур приз фонды, кубоклар бирелде. Шулай ук иң яхшы уенчыларга сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Ир-атлар арасында призлы урыннар: 1 урын "Рацентр" (Мөслим командасы); 2 урын СКА (Алабуга командасы); 3 урын "Танкистлар" (Мөслим командасы). Малайлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын: "Мирас-2012 " командасы ;
2 урын" Михайловка" командасы;
3 урын "С. Мухан" командасы.
4 урын "Мирас - 2014" малайлар командасы.
Яшь футболчыларны бүләкләгәннән соң теләгән һәр спорт союче ГТО нормативлары тапшырды.