"Игелек уят" волонтерлар отряды балалары Ижау зоопаркында булдылар.

2022 елның 12 августы, җомга

"Игелек уят" волонтерлар отряды балалары Ижау зоопаркында булдылар. Безнең волонтерларга кызыклы, күңелле һәм иң мөһиме файдалы үтте әлеге экскурсия. Чөнки  юл буйлап төрле кызыклы уеннар һәм җәнлекләргә кагылышлы сорауларны күрергә һәм белемеңне тикшерергә мөмкин иде. Бүгенге көндә Ижау зоопаркында 700 гә якын төрле хайван яши. Ел саен маллар саны берничә дистәгә арта, чөнки җәнлекләр шактый уңайлы шартларда яши. Ижау зоопаркының мәйданы 11 гектарга якын. Зоопарк экспозицияләре зоналарга бүленгән. Киләчәктә без бу әкияти урында  тагын бер кат булырбыз дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International