«Бездән башка беркем дә!"Десантчылар бүген ВДВ көнен билгеләп үтә.
Десант гаскәрләре, Россия армиясенең горурлыгы, бүген үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көнне яшь десантчылар да, Һава-десант гаскәрләре ветераннары да бер сафта тора. Десант-ул чын батырлык, Сугышчан туганлык һәм хәрби традицияләр мәктәбе. Һава-десант гаскәрләре барлыкка килү тарихында бик күп сугышларда һәм махсус операцияләрдә катнаштылар, Россия армиясе тарихы китабына бик күп якты битләр яздылар. «Канатлы пехота», «Зәңгәр беретлар» – гвардия десантчыларын бүләкли торган эпитетлар. «Бездән башка беркем дә!»-девизы, лаеклы рәвештә Россия армиясенең элитасы булып санала.
Десантчыларыбызны тантаналы рәвештә һава-десант гаскәрләре көне белән котладык.
Быел Мөслим десантчылары үз стелланы булдыру өстендә зур эш башладылар. Район традицияләрен дәвам итүләре һәм яшь буынга берләшү үрнәге өчен аларга рәхмәт белдерәбез.
Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр һәм ВДВ ветераннары! Сезгә сәламәтлек, җылылык һәм уңайлылык, тынычлык һәм иминлек, күңел күтәренкелеге һәм Россия хезмәтендә яңа уңышлар телибез!
Сез һәрвакыт илнең оборона сәләтен һәм милли иминлеген ныгытуга зур өлеш кертерсез дип ышанабыз!