“Кукин” фестивале

2022 елның 30 июле, шимбә

29 июль көнне Мөслимебезнең “Кояшлы ык” ял зонасында “Кукин” фестивале узды.

Әлеге ярышлар балыкчыларның яраткан бәйрәменә әверелеп килә, елдан ел үзенә күберәк һәвәскәрләр җәлеп итә.

Район башлыгы Альберт Хузин балыкчыларны бәйрәм белән котлады һәм уңышлар теләде.

4 нче ел Ык буенда җәй һәм кыш балыкчыларга бәйрәм оештырып килүче Марат Байрханов катнашучыларны сәламләп, фестивальне үстерү, күрше-тирә районнарны да җәлеп итү уе белән янып яшәвен әйтеп узды.
Фестиваль кызыклы эстафета ярышы белән башланып китте. Бәйгедә 6 команда да көч сынашты.
Эстафета тәмамлану белән балыкчылар яр буена юнәлделәр. Жюри һәрбер балыкчының “табыш”ына бәя биреп, күпсанлы номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады. Җиңучеләргә дипломнардан тыш, кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды. Әлеге фестивальнең игәнәчеләре - Бубеков Игорь, Батталов Эдуард, Байрханов Маратка рәхмәтебезне белдерәбез.
Һәркем балыкчылар ярышында әзерләнә торган төп ризык уха һәм самавар чәе белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International