Район җитәкчелеге авыл җирлекләрендә үзара салым программасына башкарылган һәм планлаштырылган эшләр торышы белән танышты.
Җәен авылларда эш кайный:
- Тойгелде авыл җирелегендә юл ремонты үтә;
- Баланлы җирлеге юл төзекләндерү, мәчет яны территориясен чистарту, Шуганка авылында паркны коймалау эшләре башкарыла;
- Михайловка җирлегендә юл билгеләре урнаштырылган, планда – юл төзекләндерү эшләре;
- Олы Чакмак авылында юл төзекләндерү күздә тотыла;
- Рус Шуган авыл җирлеге Ык аркылы булган иске күперне кабат сафка бастыру өстендә күләмле эш алып бара.