Белем бирү оешмаларының азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Районыбызның өч мәктәбе ашханәсендә «Белем бирү оешмаларының азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча капиталь ремонт ясала. Чыгымнар Республика бюджетыннан күтәрелә.

Бүгенге көндә Салауз Мухан, Олы Чакмак, Михайловка мәктәпләрендә ремонт эшләре бара. Уку йортларында ремонт тормышка ашыруның төрле стадияләрендә тора.  Стяжка ясау, диварларны штукатурлау, проводка үткәрү, гипсокартон бүлгеләр ясау, идән һәм стеналарны штукатурлау эшләре төгәлләнеп, стеналарга плитка җәю өстендә эшләр бара. Балаларны яңа уку елында яңа ашханә каршы алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International