ИГЪТИБАР
Суга керү тыела.
Мөслимнең Ык елгасы пляжында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы филиалы үткәргән су лаборатор тикшеренүләре нәтиҗәләреннән күренгәнчә, санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларының артуы ачыкланган. Бу исә куркынычсызлык күрсәткечләренә туры килми.
Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатыннан, Мөслим пляжында су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштырылды.
Пляжда су сыйфатына производство контроле дәвам итәчәк. Су сыйфатына лаборатор контрольне шулай ук «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалы да планлы тәртиптә дәвам итәчәк.