«Туган як – Родные края» агрофирмасы бүген яңа ашлык киптергеч комплексны эшләтеп җибәрде.

2022 елның 22 июле, җомга

«Туган як – Родные края» агрофирмасы бүген яңа ашлык киптергеч комплексны эшләтеп җибәрде.

Бу агрофирманың өченче киптергече. Ул рекорд дәвердә, 3 айга якын вакыт эчендә сафка бастырылды. Гомуми инвестиция күләме - 150 млн.сум.
Соңгы елларда агрофирма туктаусыз яңарып тора, 60 тоннага кадәр күтәрүче яңа электрон үлчәү сафка баскан, яңа складлар, техника һәм башкалар.

«Чаллы икмәге» җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнусов:
«Туктаусыз яңалыкка омтылу, техник базаны яңарту безгә үсәргә һәм алга ышаныч белән атларга ярдәм итә. Авыл халкы өчен яңа эш урыннары барлыкка килә. Әлбәттә, заманча техника белгечләр тәлап итә. Без аларны акрынлап туплыйбыз, үстерәбез. Районыбыз яшьләрен үзебездә көтеп калабыз. Шартлар яхшы, хезмәт хакы да югары»,- дип ассызыклады.

Шулай ук бу бирегә әлеге киптергечләрне җитештерүче «Агропромтехника» җәмгыятенең башкарма директоры Юлия Лебедева килде. Эш торышы белән танышып югары бәя бирде һәм бу вакыт аралыгында киптергечне сафка бастыручыларга соклануын белдерде.

Кулланышка тапшырылган ZLATA-30 киптергече яңа буын комплексы, Россияда мондый корылма 3, ә Татарстанда ул беренчесе. Заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән. Ашлыкны киптерү, сыйфат буенча аеру, орлыкны ашламалап чыгару һәм бик күп башка функцияләр барсы да системалаштырылган һәм 1 компьтер ярдәмендә идарә ителә. Бар эш барышы оператор күз алдында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International