Хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Һава-десант гаскәрләренә һәйкәл ясалып килә.

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Һава-десант гаскәрләренә һәйкәл ясалып килә.

Районыбызда хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Хәрби бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребез дә үзара аралашып, ярдәмләшеп яши.

Мөслимебез Һава-десантчылары Союзы мемориал комплекста үз почмагын булдыру өстендә күләмле эш башкара. Түрдә урынны Һава-десант гаскәрләрендә легендар шәхес Василий Филиппович Маргелов алды.

Бүгенге көндә биредә төзекләндерү эшләре башкарыла, 40 десантчы бу истәлекле булдыруга үз өлешен кертә.

Стеллалар белән тулылангач, һәйкәл рәсми рәвештә ачылыр дип көтелә.

Афәрин, егетләр! Уңышлар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International