"Мизгел "ЯҮ белгечләре һәм "Игелек уят" волонтерлар отряды, Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайлар өчен "Кояшлы Ык" паркында прогулка оештырдылар.Бу чара катнашучыларның барсына да ошады,чөнки картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр учреждениядән үз кочләре белән бик сирәк чыга алалар. Саубуллашканда, әби-бабайларның күзләре яшьләнде, үзләрен янә яшь,сәламәт хис итүләрен эйттеләр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.