Мөслимебезнең мөхтәрәм мөгаллиме, СССР мәгариф отличнигы Фаил абый Хановка 90 яшь!
Аны олуг юбилее белән район башлыгы Альберт Хузин котлап, Россия Президенты рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук Фаил абыйны район ветераннар советы, мәгариф ветереннары советы, мәгариф идарәсе, укучылары котлады.
Фаил Латыйп улы 1954 нче елда Мөслим урта мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшли башлый. Озак еллар директор урынбасары булып эшләде. Башлангыч профсоюз оешмасы председателе, профсоюз райкомының рескомиссия председателе вазыйфаларын башкарды. Һәрбер узенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп, намус белән үтәде.
Фаил Латыйп улы укыткан укучыларына төпле белем биргәне, тәлапчән, гадел һәм химия фәненең нигезләрен балаларга түкми-чәчми бирергә омтылганы өчен сагынып искә алалар. Күп кенә укучылары аның юлын дәвам иттеләр. Бугенге көндә районыбызда, республикабызның төрле төбәкләрендә алар химия фәнен укыталар, химия фәне белән бәйле профессияләр сайладылар.
Ханов Фаил Латыйп улы – «Мәгариф отличнигы», «СССР мәгарифе отличнигы», «Укытучы – методист»һәм башка бик куп мактаулы исемнәргә ия. Мөслим халкында олы ихтирамга лаек шәхес.