16 июль көнне Мөслим районының актив ял итәргә яратучы егетләре "Су өсте Одиссеясы - 2022" чарасында катнаштылар.
Катнашучылар үзләренең куллары белән ясалган салларда Ык елгасы буйлап ике көнлек йөзүгә чыктылар.
Беренче йөзү 2009 елда булды. Шул вакыттан бирле активистлар ел саен су сәяхәтенә китә. Командалар алдан формалаша, әзерләнә. Саллар елдан-ел камилләшә бара. Быел 3 команда, 40тан артык кеше катнашты.
Район башлыгы Альберт Хуҗин егетләрне озатты, аларга яхшы ял теләде. Оештыручыларга инициатива өчен рәхмәт белдерде.