16 июль көнне Яңа Усы авылында Питрау бәйрәме узды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин Питрау керәшен мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.
Ул районда яшәүче халыкларның үзенчәлекле традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калу өчен мондый бәйрәмнәр үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бу-кыр эшләре башланыр алдыннан ял итеп алырга менә дигән сәбәп.
Питрау-җәй уртасы, табигатьтә үзгәрешләр булганда, көз якынлаша. Уңыш җыю вакыты җитә һәм кешеләр алдан күңел ачарга җыена. Шуңа күрә Питрау күңелле кәеф, җырлар, биюләр һәм уеннар белән баетылган.
Питрау бөтен республикадан кунакларны җыйды. Алар җиләк-җимеш, шифалы үләннәр, себеркеләр җыю традицияләре белән бәйле төрле конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.