Игътибар! Су керү махсус җихазландырылган җирдә генә рөхсәт ителә!
Мөслимдә мондый урын - Кояшлы Ык пляжы. 1 июльдән биредә коткаручылар кизү тора.
Татарстанда су чыганакларында кеше батып үлү очраклары арта бара, алар арасында балалар да бар.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Балаларны сулыкларга ялгызларын җибәрмәү зарур.