Мөслим муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль комиссия утырышы узды.

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Мөслим муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль комиссия утырышы узды.

КӨН ТӘРТИБЕ:

1. Мөслим муниципаль районы территориясендә торак фондта янгыннарны һәм аларда кешеләрнең үлемен кисәтү чаралары турында.

2. Авыл җирлекләре башлыкларының авыл җирлекләре территориясендә урнашкан хуҗасыз биналарны сүтү буенча гаризаларын карау.

Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Салихҗанов районда янгын очраклары күбәяюгә карата борчуларын җиткерде. Урманга ял итәргә чыгып ачык ут белән куллану очраклары күбәюен, моның бик куркыныч икәнен искәртте.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов чыгышында Октябрь авылында булган янгын очрагында йорт хуҗасын автоном янгын хәбәрчесе (АПИ) коткарып калуын искәртте. Ул  тавыш бирү белән ир-ат сискәнеп өйдән чыгып өлгерә.

Соңгы хәбәрләргә караганда, Республика буенча да АПИ тавышын ишетеп янгыннан коткару очраклары күбәйде.

АПИны кибеттән алып үзең урнаштырырга мөмкин. Моңа җитди карасак иде. Кеше гомере бер генә!!! Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International