Игътибар!
Мөслим-Иске Сәет, Тат.Бүләр-Үрәзмәт юл чатында “Төп юл” дигән билге үзгәрде!
Әлеге юл чатында үлем очраклары белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре күп булу сәбәпле, район җитәкчелеге ДАИ хезмәте белән берлектә бу юлда өстәмә юл билгеләре куелырга тиеш дигән карарга килде. “Төп юл” дигән юл билгесе үзгәртелә. Хәзер Мөслим – Яңа Сәет – Иске Сәет юлы төп юл булачак, Ә Үрәзмәт-Тат.Бүләр юлы икенче дәрәҗәдәге юл булып исәпләнәчәк.


Юл чатларында аеруча игътибарлы булу сорала. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!