«Спорт паркы» яңаруын дәвам итә.

2022 елның 12 июле, сишәмбе

«Спорт паркы» яңаруын дәвам итә.

Узган ел биредә төзекләндерү эшләре башланып китте. Уңайлы шәһәр мохите булдыру «Россиянең милли проектлары» («Национальные проекты России») кысаларында башкарыла, 3 ел дәвамында чиратлап парк төзекләндерелә.

Агымдагы елда паркның бер өлешендә җәяүлеләр өчен юллар салу һәм памп трек* площадка ясау каралган.

*Бу спорт-күңел ачу объекты. Инглиз теленнән pump track тәрҗемә иткәндә - "кудыручы, тирбәлүче трасса". Памп трекны уңышлы эксплуатацияләүнең нигезе - аның бирелгән траекториясе һәм геометриясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International