10 июль көнне «Август-Мөслим» агрофирмасы мәйданчыгында сукасыз игенчелеккә багышланган «Мөслимдә кыр көне» узды.
Кыр көне югары маржиналь культуралар белән баетылган чәчү әйләнеше шартларында No-Till * игенчелекнең суксыз технологиясен куллануга багышланды.
«Август-Мөслим» агрофирмасы мәйданчыгында кыр көнендә Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин, «Август» фирмасы АҖ генераль директоры Михаил Данилов, «Август-Агро» ИК генераль директоры Айдар Галәветдинов, агрохолдингларның хуҗалары һәм җитәкчеләре, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Самара, Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре булдылар.
Пленар өлештә «Август» компаниясе үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Аннары катнашучылар көнбагыш, рапс, көзге һәм язгы бодай, арпа, тәҗрибә кырының (127 данә) җитештерү чәчүлекләрен, шулай ук җитештерү инфраструктурасы элементларын, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын карадылар.
* No-Till-туфракның өске катламын йомшартмыйча гына, җил һәм су эрозияләрен булдырмау һәм җирләрнең уңдырышлылыгын яхшыртуга ярдәм итә торган игенчелектә ресурсларны саклау системасы.