Мөслим сәнгать мәктәбен тәмамлаган чыгарылышлар музыка көллиятенә укырга керделәр

2022 елның 8 июле, җомга
Мөслим сәнгать мәктәбен агымдагы уку елында тәмамлаган чыгарылышлар арасында сәләтле, алдынгы укучылар шактый иде. Шунысы куанычлы, әлеге егет-кызларыбыз арасында киләчәк тормышын сәнгать белән бәйләгәннәр дә бар. Халык уен кораллары бүлеге укытучысы Әлфинур Гыйлметдинова сыйныфын тәмалаган ике укучыбыз Әлмәт музыка көллиятенә укырга керделәр. Раниз Хафизов – баян классы буенча, Ралина Искандерова – гитара классы буенча имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, көллият студент диген исемне алдылар. Җыр сәнгате сыйныфын тәмамлаган укучыбыз Азалия Хафизова исә И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керде. Укытучысы Гүзәл Галиева. Укучыларыбызны әлеге зур адымнары белән котлыйбыз! Алдагы иҗат тормышында уңышлар теләп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International