Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән ихлас котлыйбыз.
Нык гаилә - һәркемнең күңел җылысының бетмәс-төкәнмәс чыганагы. Бу көнне без гаилә, аның төп кыйммәтләре булган мәхәббәт һәм тугрылыкның кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аеруча ачык аңлыйбыз. Күпчелек яшьләребез үзләренә балалар тәрбияләүдә барлык бурычларны да алырга, әти-әниләренә ныклы терәк булырга да әзер. Районыбызда күпләргә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, никахларны саклап калу, күп балалы аналарны социаль яклау чаралары күрелә, бәхетле, дус гаиләләр күбрәк булуы турында кайгыртыла. Һәр гаиләдә балаларның шат авазлары ишетелсен иде. Бәйрәм белән котлап, һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек, гомергә пар канатлы булуларын телибез.
Фотода районыбызның үрнәк гаиләләренең берсе, күпсанлы укытучылар нәселен булдырган Хәбибуллиннар (Мирзаяновлар) гаиләсе.