"Нечкәбил-2022"республика әниләр һәм гаилә конкурсы

2022 елның 1 июле, җомга
29 июнь көнне Сарманда "Нечкәбил-2022"республика әниләр һәм гаилә конкурсының зона этабы узды. Ул «Ныклы гаилә» федераль партия проекты, «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» республика акциясе һәм «Ел гаиләсе»7 нче Бөтенроссия конкурсы кысаларында уза. Конкурсантлар үз гаиләләре турында видеороликлар тәкъдим иттеләр, гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар һәм гаилә горурлыгы турында сөйләделәр. Мөслим районыннан әлеге бәйгедә Айрат һәм Айгөл Шәйгардановлар катнашты. Айгөл Рифовна-Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең вокал сәнгате бүлеге укытучысы. Шәйгардановлар гаиләсен 17 сентябрьдә Казан шәһәрендә узачак финал турына узулары белән чын күңелдән котлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International